Логотип
Хәбәрләр

Азат Фазлыев хатыны белән мактана

Фазлыевлар һәрчак янәшә: сәхнәдә дә күбәсенчә дуэт буларак чыгыш ясыйлар, өйдәге хуҗалыкны да бергә алып баралар. Гомумән, тормыш буе, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Алсу белән Азат авырлыкларны да,...

Фазлыевлар һәрчак янәшә: сәхнәдә дә күбәсенчә дуэт буларак чыгыш ясыйлар, өйдәге хуҗалыкны да бергә алып баралар. Гомумән, тормыш буе, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Алсу белән Азат авырлыкларны да, шатлыклы вакыйгаларны да уртаклашалар.

Азат Фазлыевның инстаграмына узган көнне Алсу хакында пост урнаштырды. «Миңа хатыным белән крупно повезло» – ди, Азат. Ни өчен шуның хәтле Алсуны мактый дисәгез, ул һәрвакыт өйдә җылы һәм якты атмосфера тудыра белә икән. Азат сөйләүенчә, алар бергә яши башлаган көннән үк өйнең күңелен сизеп алырга булган. «Өйгә кайтасы килеп тора. Кайчан кайтсам да, ул елмаеп каршы ала, ашарга пешкән», – дип язган Азат.

Моннан тыш, Алсу аңа ике бала тудырган хатын-кыз. Азат моны кәдерли, ул хатынына шундый бүләк ясаганы өчен бик рәхмәтле. Ике җимешләре дә тормышларының бөтен мәгънәсе.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @azatfazlyev

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Миңа хатыным белән крупно повезло. Беренчедән, бергә яши башлаган көннән үк ул йортыбызда рәхәт һәм җылы атмосфера тудырды. Өйгә кайтасы килеп тора. Кайчан кайтсам да ул елмаеп каршы ала, ашарга пешкән. Икенчедән, ул мине ике бала әтисе итте. Ике җимешебез - күз бөртекләребез бар! Тормышыбызның бөтен мәгънәсе! Өченчедән... Алсу белән эштә рәхәт. Сәхнәдә дә безне сольный җырчылар итеп кенэ түгел, ә дуэт буларак та кабул итәләр. Ә иҗаттан тыш - #nl бар. Анда мин Алсуга ияреп килдем. Алсу бөтен җанын-тәнен биреп, тырышып эшли. Һәм кичә, ай ахырында ул DT-3 дигән квалификация япты. Нинди зур дәрәҗә икәнен гади телдә аңлатсаң - аның командасындагы 2 менеджер «Мерседес»лы булды. Аның өчен, командасы өчен бик шатмын! Кстати, тагын 1 "Мерседес" озакламый авылга китәчәк ? Вот что творит NL! Авыл кызлары хәзер җилдереп йөриячәк! Алсу, җимешем! Котлыйм! Яңа үрләр сиңа! Алга таба да бергәләп бәхеттә-шатлыкта яшәргә насыйп булсын! Спасибо команде!!! Спасибо нашим наставникам @rezeda3110 @alexchurs @vchurs ??? @alsufazlyeva ❤️❤️❤️ @azat_alsu_nl #nlкомандафазлыевых #алсуазатфазлыевы

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк