Логотип
Хәбәрләр

Азат Фазлыев: «Мин әниемнең рухын, каберен, гаиләмне шакшылатырга ирек бирмәячәкмен»

Татар шоу-бизнесында Ландыш Нигъмәтҗанова кузгаткан шау-шуга җырчылар кушылып тора. Кемдер аны яклый, кемдер киресенчә.

Татар шоу-бизнесында Ландыш Нигъмәтҗанова кузгаткан шау-шуга җырчылар кушылып тора. Кемдер аны яклый, кемдер киресенчә.

Җырчы Азат һәм Алсу Фазлыевлар да читтә калмады, үз фикерләрен белдерделәр.

«Соңгы көннәрдә татар эстрадасы шаулый, Ландышның да видеосын карап киттек. Без дә читтә кала алмадык, безнең дә үзебезнең фикеребез, әйтер сүзебез бар. Күп кеше Ландыш үзенә пиар ясый дип язган, бу бернинди пиар да түгел. Болар барысы да хак сүз, без үз сүзләребез өчен тамашачыларыбыз алдында җавап бирергә әзер, бернәрсәдән дә курыкмыйбыз. Бу хәл гайбәт буларак түгел, гыйбрәт булсын иде», дип сүзен башлый Азат.

Фазлыевлар гаиләсе Иркә белән яхшы мөнәсәбәттә була. Беркадәр вакыт узганнан соң без аның чын йөзен белдек, бу хәлгә ачыклыкны Иркә үзе кертте, диләр. 2019 елның май аенда Фазлыевлар Иркәгә бик зур суммада акча бирәләр, чөнки ул ярдәм сорап елый. Бу акча Азатның әнисен дәваларга дип җыелган бурычларын түләү өчен дигән акча була. Алар Иркәне жәлләп, гаиләсен якын итеп, бу акчаны бирергә булалар. Акчаны алганнан соң Иркә аларны барлык социаль челтәрләрдә дә блокировать итә, аның белән элемтәгә кереп була алмый башлый.

«Барыгыз да беләсез инде, әниебезгә дәваланырга кирәк булгач, без халыктан ярдәм сорадык. Барлык кешеләргә дә рәхмәт. Җыелган акчаларны без әни исән вакытта ук бергә сөйләшеп, акчаларны җиде инвалид балага тапшырдык. Шушы халыктан җыелган акчаны Иркә үзләренә тоттылар дип сөйләп йөргән. Безгә бик зур кешеләр аркылы килде бу сүзләр. Әнинең авыртуын да иҗатта пиар итеп чыгарганбыз икән. Уйлап карагыз инде, мондый хәл пиар булырга мөмкинме. Мин мондый әйберне аңламыйм, бу безнең йөрәккә бик каты кагылды. Мин әниемнең рухын, каберен, гаиләмне шакшылатырга ирек бирмәячәкмен. Акчасына караганда да шушы әйбер безнең күңелгә кагылды», дип сөйли Азат

Нәрсә соң бу дуслар, ник Иркә болай эшләгән соң? Шулкадәр җырчы халыкны алдамас бит инде, бер гаепсез кешегә нахак гаеп якмаслар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк