Азат Фазлыев: «Әни арабыздан киткәненә 2 ел...»

Күптән түгел җырчы Азат Фазлыевның әнисе якты дөньядан китүенә 2 ел булды. Азат үзенең хис-кичерешләре белән инстаграмдагы дуслары белән уртаклашты.
«Вакыт дәвалый» дип әйтәләр бит. Тик ул вакыт дигәненең озынлыгы төрлечә булырга мөмкин шул… Әни арабыздан киткәнгә 2 ел, тик үкенү һәм юксыну хисе бер генә минутка да ташлап китми. Тыныч йокла, әни. Без сине бик сагынабыз. Әти дә юксына, без – балаларың авылга кайткан саен син ишек ачарсың дип көтәбез.
Кем бу постны укый, кемнең әнисе исән-сау – шалтыратыгыз әле әниегезгә, зинһар. Хәлен сорап, бераз серләшеп. Менә шул булыр иң зур бәхет!» – дип яза ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте