Логотип
Хәбәрләр

Азат Фазлыев: «Рәхәт тормыш башланды»

Карантинда берничә көн утырганнан соң, аның уңай якларын эзли башлыйсың. Безгә ярдәмгә Азат Фазлыев килә.

Карантинда берничә көн утырганнан соң, аның уңай якларын эзли башлыйсың. Безгә ярдәмгә Азат Фазлыев килә.

Азат рәхәт тормыш башланды дигән фикердә. «Якыннар яныңда, банк карточкасыннан акча чыкмый, Аның кирәге дә юк төсле... Кибетләрдә юк-бар эзләмибез... Кием кирәк түгел: трусы белән пижама артыгы белән җиткән... Бензин заправить итәсе түгел... Өйдә эш күбрәк эшләнә... Гел уңай яклар гына дияр идем... Бәдрәфкә чират торасы. Аннары, банк почтага «сәлам хаты» җибәргән: «Хөрмәтле Азат Рафаил улы! Хәзер кредитларыгызны... («түләмәсәгез дә була» – дигәнне укыйсы килә, тик...) өйдән чыкмый да түли аласыз. Аның өчен бар уңайлылыклар да бар!» Аа, рәхмәт. Түләрбез. Тик кайдан алып? Ярый, бизнесыбыз туктамый. Өйдән чыкмый эшлибез», дип яза Азат.

Сез нинди фикердә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк