Азат Фазлыев: «Әрсезлек җитеп бетми»

Азат, нишләп банкетларда чыгыш ясаганда, акчасын күбрәк сорамыйсыз?

- Бәяне арттырырга куркабыз микән?! Бәлки бәя куя белмибездер. Әрсезлек җитеп бетмидер, күрәсең.

Ә шоу-бизнеста әрсезлексез булмыйдыр ул?

- Әлбәттә, әрсезлек кирәк. «Абау, син ыштаныңны да салып бирергә мөмкинсең», - дип күпме сүктеләр инде. Дөрестән дә шулай. Күп тапкыр авызымның пешкәне булды, әле һаман да пешә. Син яхшылык кыласың, ә алар сиңа яманлык белән түлиләр.

Алсу андый түгелдер, аны усал, диләр...

- Юк, ул да минем кебек. Без икебез дә кешене рәнҗетергә куркабыз. Ә Алсу бары тик таләпчән генә. Гаиләдә бер кеше шундый булырга тиеш. Мин иҗадирак кеше, шуңа күрә хыялларга бирелеп, очынырга мөмкинмен. Менә шул очышта булганда, аяктан тартып төшерүче кирәк. Алсу миңа гел дөресен әйтә. Ул мине кеше янында төзәтми, ә икәүдән-икәү генә калганда ялгышуымны әйтә. Нормаль хатын-кыз үзенең иренең ирлеген бетерергә тиеш түгел. Бик әйтәсең килсә дә, йотып калырга кирәк. 

Фото: Инстаграм @azatfazlyev

Бу хакта тулырак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1039
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы