Логотип
Хәбәрләр

Азат Фазлыев: «Тыныч йокла, Әнием...»

Фазлыевлар гаиләсендә зур кайгы. Әниләре Зөлфирә апа яман шеш авыруын җиңә алмыйча якты дөнья белән хушлашты. Бу хакта Азат Фазлыев үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итә. «Яшәтәсе килде сине, ӘНИ!!!...

Фазлыевлар гаиләсендә зур кайгы. Әниләре Зөлфирә апа яман шеш авыруын җиңә алмыйча якты дөнья белән хушлашты. Бу хакта Азат Фазлыев үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итә.

«Яшәтәсе килде сине, ӘНИ!!! Тик, булмады... Син дөньяда иң сабыр, иң көчле, мәрхәмәтле ӘНИ!!! Яратабыз сине!!! Гафу ит, тырыштык.... ләкин киттең... ТЫНЫЧ ЙОКЛА, ӘНИЕМ», – дип яза артист.

Белүебезчә, Зөлфирә апага ярдәм йөзеннән күп кенә хәйрия концертлары оештырылган иде. Концертлардан җыелган акчаларның бер өлеше Зөлфирә апаны дәвалауга китсә, икенче өлеше мохтаҗларга таратылды.

Фазлыевлар гаиләсенең олы кайгыларын уртаклашабыз, Зөлфирә апаның урыны оҗмахта булсын, туганнарына Ходай сабырлык бирсен!

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @azatfazlyev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк