Азат Фазлыевны әнисен дәвалауга җыйган акчага машина алуда гаеплиләр

Белүебезчә эстрадабызның парлы дуэты Алсу һәм Азат Фазлыевлар күптән түгел шатлыклы хәбәр белән уртаклашты – гаилә NL бизнес компаниясеннән «Мерседес» машинасы откан.
Бу хакта артистлар үзләренең Инстаграм челтәрләрендә хәбәр итте:
– Күпләрегез белгәндер, кичә безнең гаилә «Мерседес»лы булды. Ә кайчандыр... бу хәтта хыялга да кермәгән машина маркасы. Бу - бары тик тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе.
Башта бу бизнес белән Алсу шөгыльләнә башлады. Автобонус турында ишеткәнем бар иде, әмма ышанмадым. Алсу өйгә NL әйберләрен ала иде, алар миңа да ошый башлады. Аннары, мин дә бизнеска кереп китәргә булдым. Уңышка ирешкән коллегаларыбызны күреп, без дә тырышып эшли башладык. «Бушка кем машина бирә инде?» – диярсез. Юк, бушка бирмиләр, ә менә эшләгәнгә бирәләр икән.
Гаиләдә булган күңелсез хәлләрне берникадәр җиңәр өчен машинабызны саттык. Ярты ел автомобилебез булмады. Әни моның хакта белде. Мерседес бирәчәкләрен дә белде. «Молодцы! Үзегез ничек телисез – шулай эшләгез, беркемне дә тыңламагыз. Бу – сезнең тормыш, үзегезчә яшәгез», – диде. Нәкъ шул авырлыклар бездән эзләнүне, тырышуны таләп итте. Үзебезне башка өлкәдә сынап караган өчен гаепләмәссез дип уйлыйбыз. Сезгә дә эшегездә зур уңышлар теләп, Фазлыевлар гаиләсе.
Ни кызганыч, башкаларның шатлыгын уртаклаша белү, алар белән бергә сөенә белү бар кешенең дә кулыннан килми шул. Фазлыевлар гаиләсенең сөенеченә көнләшүчеләр дә табылган. Белүебезчә, Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә апа яман авыру белән көрәшкәндә аны дәвалау өчен төрле хәйрия чаралары уздырылды һәм акча җыелды. Әлеге акчаларның бер өлеше Зөлфирә апаны дәвалауга китсә, икенче өлешен Азат белән Алсу мохтаҗларга таратты. Социаль челтәрләрдә гаиләнең яңа машиналы булуы турында шатлыклы хәбәр таралгач, артистларны яңа машина Зөлфирә апага җыелган акчага алынган дип гаепләүчеләр барлыкка килгән.
Мондый нахак сүзләргә түзә алмыйча, Азат үзенең Инстаграм аккаунтында бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @azatfazlyev
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 октябрь 2023 - 16:03
-
3 октябрь 2023 - 09:23
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте