Логотип
Хәбәрләр

Азат Фазлыевтан шатлыклы хәбәр

Җырчы Алсу һәм Азат Фаз­лыев­ларның әниләре ямаш шеш белән авырганы, зур суммада ярдәм кирәк булуы турында хәбәрдар идек. Зөлфирә апа, яман шешне бер тапкыр җиңеп, акрынлап аякка баскан була. Әмма кур...

Җырчы Алсу һәм Азат Фаз­лыев­ларның әниләре ямаш шеш белән авырганы, зур суммада ярдәм кирәк булуы турында хәбәрдар идек. Зөлфирә апа, яман шешне бер тапкыр җиңеп, акрынлап аякка баскан була. Әмма куркыныч авыру яңадан үзенекен итә... Бу юлы канында икәне беленә. Шушы хәбәрдән соң Фазлыевлар гаиләсенең якын дуслары Казанда хәйрия концертлары оештырды.
«Әниемнен хәллэрен сорап бик күп сораулар килә?! 7 январь көнне Әни өйгә кайтты. Хәле Аллага шөкер. Донор эзләү 2-3 айга сузыла диделәр, шуңа врачлар кайтып торырга куштылар. Аллабирса, донор булгач та Кире Стамбулга китәбез!!! Әнинең кәефе яхшы!!! Ел буе температура булды, көн саен. Температура төште, канында инфекция булган. Аллабирса операцияне дә җиңәрбез!!!Рәхмәт сезгә, дуслар!!!» - дип, яза ул шәхси аккаунтында.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Эниемнен хэллэрен сорап бик куп сораулар килэ?! 7 январь конне Эни ойгэ кайтты. Хэле Аллага шокер? Донор эзлэу 2-3 айга сузыла диделэр, шуна врачлар кайтып торырга куштылар. Аллабирса, донор булгач та Кире Стамбулга китэбез!!! Энинен кэефе яхшы!!! Ел буе температура булды, кон саен. Температура тоште, канында инфекция булган. Аллабирса операцияне дэ жинэрбез!!!Рэхмэт сезгэ, дуслар!!!

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк