Логотип
Хәбәрләр

Азнакай флагын космоста йөртеп алып кайттылар

Космоста 164 көн булып, җир шарын тәүлегенә 16 тапкыр ураган Азнакай флагын алар тантаналы төстә район башлыгына тапшырды Россиянең данлыклы космонавтлары Азнакай флагын космоста йөртеп алып кайтып т...

Космоста 164 көн булып, җир шарын тәүлегенә 16 тапкыр ураган Азнакай флагын алар тантаналы төстә район башлыгына тапшырды

Россиянең данлыклы космонавтлары Азнакай флагын космоста йөртеп алып кайтып тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Илебезнең танылган космонавтлары – Россия һәм Кыргызстан Республикасы Герое Сәлимҗан Шәрипов, «Гагарин исемендәге НИИ ЦПК»ның ФГБУ отряды космонавт-сынаучысы, РФның ВВС полковнигы Антон Шкаплеров белән азнакайлыларның очрашуы Чалтаймас авылында башланып китте.

Биредә халык алар белән кышкы урам хозурында, коймаклы чәй өстәле артында хәл-әхвәл белеште, эчкерсез әңгәмә кордылар, татар һәм рус көйләренә җырлап-биеп алдылар. Чалтаймаслылар аларны авылда үскән каз ите, татар бәлеше белән дә сыйларга өлгерде. Аннары очрашу Азнакай шәһәре 1 нче мәктәбендә дәвам итте.

Космонавтларны биредә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләр каршы алып, районның бүгенге тормышы турында сөйләделәр, кунаклар мәктәп, аның укучылары ирешкән уңышлар, кул эшләнмәләре белән дә танышып алды.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк