Логотип
Хәбәрләр

Азнакай игенчеләре беренчеләрдән булып уракка төште

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда кыр эшләренең барышы белән танышырга килде. Азнакай республикада беренчеләрдән булып уракка төште. "Аз...

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда кыр эшләренең барышы белән танышырга килде.

Азнакай республикада беренчеләрдән булып уракка төште. "Азнакай" агрофирмасы "рыжик" көзге культурасын суктыра башлады. Ул барлыгы 2700 гектар мәйданда чәчелгән, дип хәбәр итә район газетасы.

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда кыр эшләренең барышы белән танышырга килде.

– Азнакай элек-электән икмәкле район, республиканың ашлыкка кинәндереп яшәде, тулаем җыем буенча да беренчелекне тота. Елның үзенчәлекле килүенә карамастан, быел да үзенең нигезле ролен саклаячак. Икмәк бар, сатып алу бәяләре дә яхшы күренә, – диде ул.

Марат Әхмәтов шулай ук Азнакайда элеватор төзү мәсьәләсе кабаттан күтәреләчәген дә әйтте.

Көннәр дә игенчеләр өчен кулай тора. Бер атна эчендә 1500 гектарда рыжикны чапканнар. Ике көн элек 10 комбайн аны суктыруга керешкән.

– Уңыш гектардан 16-17 ц чыга. Табышлы культура, сорау бар. Күләмен икенче елга тагын да арттырачакбыз. Арыш белән көзге бодай да өлгереп килә. Игеннәр яхшы, якынча 150 мең тонна уңышка өметләнәбез, – ди район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Көзге культураларны быел азнакайлылар 20 мең гектарда чәчергә планлаштыралар.

Механизаторларга быел да кызыксындыру чаралары каралган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белдерүенчә, алдынгы комайнерларга – 1000, ярдәмчеләренә 500 сум түләнәчәк. Ел саен район буенча кыр эшләре чорында 1 млн сумлык сертификатлар таратыла.

Игенчеләрнең дә кәефе яхшы, комбайннары төзек, көнгә ике тапкыр ашату оештырылган.

– Иртән чык кипкәннән кичен чык төшкәнчегә кадәр эшлибез. Былтыр 24 мең ц ашлык суктырып, ике норма үтәдем һәм министрлыкның 100 мең сумлык премиясен алдым.

Район хакимиятеннән дә сертификатлар бирделәр. 34 нче сезонынымны эшлим. Былтыр сезонга 300 мең сумнан артык акча алдым, быел артыграк булыр дип ышанам, – ди комбайнчы Расих Фазлыев.

Фото: pixabay.com 

Автор: Резеда Шәрипова

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк