Логотип
Хәбәрләр

Азнакайда сөт җитештерү күләме артты

Бер сыердан 16,7 кг сөт савып алына.   Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы чәчү эшләрен башларга әзерАзнакайда аш-су ярминкәсе уздыАзнакай мәктәпләрендә Аҗаган уены үткәрелдеАзнакайда Коръән уку бәйгес...

Бер сыердан 16,7 кг сөт савып алына.

Азнакайлылар сөт җитештерү буенча республикада алдынгы унлыкта баралар, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белдерүенчә, район терлекчеләре көнгә 130 тоннадан артык сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13,8 тоннага күбрәк. Бер сыердан 16,7 кг сөт савып алына.

“Союз-Агро”, “АФ “Азнакай”, “Таллы-Бүләк”, “Марс”, “Закирова Л.Ә.” җәмгыятьләре, “Габидуллина И.И.”, “Имамов Б.Ф.” фермер хуҗалыклары алдынгылар рәтендә бара. Барлык хуҗалыкларда терлекләр ферма яны көтүлекләренә чыгарыла башлады. Якын көннәрдә аларны җәйге лагерьларга күчерү өчен хәзерлек эшләре бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк