Логотип
Хәбәрләр

Бөгелмә хатын-кызлары “Аеклык ноктасы” проекты кысаларында дәвалану курсы үтте

Күрсәткечләр буенча озак вакытлы тернәкләнүдән соң гына пациентлар яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 2015 елда Татарстан Республикасында “Аеклык ноктасы” проекты старт ала. Аның максаты – балаларны гаиләгә кай...

Күрсәткечләр буенча озак вакытлы тернәкләнүдән соң гына пациентлар яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

2015 елда Татарстан Республикасында “Аеклык ноктасы” проекты старт ала. Аның максаты – балаларны гаиләгә кайтару, ата-аналарны аек тормышка бастыру. Аның асылы шунда ки, ярты ел дәвамында эчкечелек белән интеккән хатын-кызлар психологлар, наркологлар һәм социаль хезмәткәрләрнең контроле астында тора, дип яза җирле басма.

Әлеге проектта Бөгелмә районыннан 2 хатын-кыз катнаша. Шуларның берсе – Лариса (исеме үзгәртелде). Бүгенге көндә ул “Аеклык ноктасы” проекты буенча дәвалану курсы үткән. Бу адымга барып, дәвалануы өчен сөенеп бетә алмый. Бүгенге көндә ул үз-үзенә ышана, шулай ук балалары, ире дә аның бу адымын бик тә хуплыйлар.

Ә барысы да болай башлана. Ларисаның бер мәлдә тормышы чәлпәрәмә килгән кебек була. Ире белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнә – аерым яши башлыйлар, шул мәлдә аның кайгысын уртаклашучылар – шешә белән дус иптәшләре да күбәеп китә. Лириса әлеге сазлыкка батуын аңламый да кала. Аларның гаиләсен исәпкә куялар. Лариса – 3 бала анасы, өстәвенә кечесе ДЦП диагнозы белән авырый. Шулай итеп, хатын-кыз эчкечелеккә бирелә. Аңа бу сазлыктан чыгарга ярдәм итәләр – ул “Аеклык ноктасы” проекты буенча дәвалану курсы ала. Ә нәтиҗәсенә үзе дә шатланып бетә алмый.

– 6 ай инде алкогольле эчемлекләрне авызыма да алып караганым юк. Хәзер мин үземне бөтенләй башка кеше итеп хис итәм, уй-хыялларым, максатларым да бөтенләй башка. Гаиләмдә дә барысы да яхшы. Балаларым белән дә дустанә мөнәсәбәттә. Ирем белән машина сатып алдык, торакны яңарту турында уйлап йөрибез. Мин әлеге проектка бик рәхмәтле, – ди Лариса.

Бүгенге көндә Татарстанда үткәрелгән “Аеклык ноктасы” проектының йомгаклау этабы ахырына якынлаша. Проект кысаларында, Әлмәттән – 5 хатын-кыз, Лениногорскидан – 4 хатын-кыз һәм 1 ир-ат, Бөгелмәдән 2 хатын-кыз дәваланган. Аларны сайлаганда психиатр-нарколог, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия вәкилләре катнашкан.

– Эчкечелек – зур проблема. Әлбәттә, күбрәк кешене дәвалыйсы килә, тик квота буенча 12 кеше генә бу мөмкинлеккә ия булды. Бөгелмәдә дәваланучы ханымнар бүгенге көндә соңгы – 7нче инъекцияләрен алдылар. Программа кысаларында, махсус дару – медикаментоз препаратлар кулланыла һәм төп эш психологлар, психотерапевтлар җилкәсенә төшә. Проект тәмамланганнан соң да дәвалану курсы алучылар махсус күзәтү астында булачак. Хәтта бу хатын-кызлар киләчәктә безнең белән хезмәттәшлек итәргә – үз тәҗрибәсен башка авыру пациентлар белән уртаклашырга да әзер, – ди Әлмәт наркология диспансеры – “ТР ССМ РНД” ДАССУ филиалы Бөгелмә наркология үзәге баш табибы урынбасары Марат Галимҗанов.

Әлмәт наркология диспансеры хәзер үз эченә Бөгелмә бүлеген дә берләштерә. Татарстанның көньяк-көнчыгышы белән эшли. Ул Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Чирмешән, Сарман районнарына хезмәт күрсәтә. Дәваланучылар амбулатор һәм стационар ярдәм ала алалар. Стационарда дәваланучылар өчен 88 койка урыны каралган. Алкоголь, наркоманиягә бәйлелекне төрле формада дәваларга мөмкин. Реабилитация этабын үтми торып, ниндидер нәтиҗәләр турында сөйләү авыр. Күрсәткечләр буенча озак вакытлы тернәкләнүдән соң гына пациентлар яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Аны стационар, амбулатор төрдә алырга мөмкин. Тернәкләнү бүлегендә дәвалану курсы 90 көнне тәшкил итә, диелгән район хәбәрендә.

татар-информ

Ләйсән Йосыпова

Фото: http://bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк