Логотип
Хәбәрләр

Бүген Азнакайда шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән хушлаштылар

(Азнакай, 20 март, "Татар-информ", "Маяк"). 19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такта...

(Азнакай, 20 март, "Татар-информ", "Маяк"). 19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты шагыйрь Гыйләҗев Илдус Сабир улының каты авырудан соң гомере өзелде, дип яза район газетасы.

20 мартта аны Азнакай районы Туйкә авылы зиратында тормыш иптәше Рәйсә ханым янында җирләделәр.

Илдус ага Гыйләҗев белән хушлашырга район җитәкчелеге, Казан, Әлмәт, Мөслим, Азнакайдан каләмдәшләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, үзе хезмәт куйган коллективлар хезмәткәрләре, ветераннар, авылдашлары, туганнары килде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле язучылар Марсель Галиев, Фоат Садриев, соңгы елларда Илдус ага белән иңгә-иң торып, район тарихына багышланган дистәдән артык китап язышкан язучы-тарихчы Марсель Гарипов, район-шәһәр ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов, Азат Харисов мәрхүм турында хатирәләре белән уртаклаштылар.

татар-информ

Фото: aznakaevo-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк