Логотип
Хәбәрләр

Бүген Казанның өч районында ут булмаячак

Бүген, 16 июльдә, Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында ут булмаячак. Бу турыда шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кеч...

Бүген, 16 июльдә, Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында ут булмаячак. Бу турыда шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ. 

8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Большая Красная ур., 14, К.Маркс ур., 13, Миславский ур., 17, 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр - К.Маркс ур., 24; К.Фукс ур., 4.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мирный бистәсендә 1нче Арал, 2нче Арал, Календарь, Кулаевская, Мелитополь, Селькор, Счастливая, Чернигово урамнарында ут булмаячак.

Шул ук вакытта Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча урнашкан торак йортларда ут бетеп торачак: Габишев ур., 5; Даурия ур., 10, 16б; Р.Зорге ур., 109, 113; Оренбург тракты, 2, шулай ук шәхси секторда 1нче Трактор, 3нче Трактор һәм 4нче Трактор урамнарында.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Константиновка бистәсендә Амур һәм Южногорск урамнарында, Царицыно бистәсендә 1нче Владимир һәм Каспий урамнарында, шулай ук Г.Кутуй ур., 110а, 110б адреслары буенча ут булмаячак.

татар-информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк