Логотип
Хәбәрләр

Бүген Казанның дүрт районындагы йортларда утны сүндерәләр

  Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле. (Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Бүген, 10 июльдә, Казанның...

 
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Бүген, 10 июльдә, Казанның дүрт районындагы йортларда электр утын сүндереп торалар. Бу турыда шәһәр мәриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ. 

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында шәхси секторда түбәндәге адреслар буенча ут бетәчәк: Ашхабад ур., 99-111, 120-150, Воронихин ур., 21-35, 33а, 22, 22а, 22б, 22в, 24, 24а, 24б, 24в, 24г, 26, 26в; Говоров ур., 19, 19а, 19б, 21-27, 24-34, 34а; Краснодонск ур., 111-129, 102-120; Кутузов ур., 69-83, 83а, 83б, 83в, 88-98, 98а, 98б; Литвинов ур., 61-67, Луначарский ур., 36-70; Смоленск ур., 63-81, 62-80.

8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Девятаев ур., 7, Зайцев ур., 4; Мехчылар ур., 2, 4; Порт ур., 2, 9, 11, 13, 15, 17, 21.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Мирный бистәсендә шәхси секторның түбәндәге урамнарында ут бетеп торачак: 1-нче Арал, 2-нче Арал, Календарь, Кулаевская, Мелитополь, Селькор, Счастливая, Черниговск.

9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Салмачи бистәсендә М.Фәйзи, Цветной тыкрыгы, Ф.Юнусов урамнарында яшәүчеләр утсыз калачак.

13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Восточный һәм Алтан бистәсләрендә Агачлык, Аланлык, Затлык, Звонкая, Каенсар, Приречный тыкрыгы, Рассветная, Рассветный тыкрыгы, Рябиновая, Сабит, Строитель, Үрмәле, Уртак урамнарында ут булмаячак.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Сафиуллин ур., 42, 56; Ю.Фучик ур., 48, 50 номерлы торак йортларында ут бетеп торачак.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Константиновка бистәсендә Посадочная, Северогорск, Южногорск урамнарында ут булмаячак.

Фото: pixabay.com

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк