Бүген Хәния Фәрхигә 58 яшь тулган булыр иде...

Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды.

 

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи тууына 58 ел тулды.

  • Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы 29 июльдә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

  • Хәния Фәрхи репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары -  "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

 

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
245
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Инде ничәнче көн синсез...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы