Логотип
Хәбәрләр

Бүген хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән солдат һәм офицерлар искә алына

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). 2011 елдан башлап Россиядә мөһим истәлекле дата –  Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу хакта Calendar.ru сайт...

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). 2011 елдан башлап Россиядә мөһим истәлекле дата –  Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу хакта Calendar.ru сайты хәбәр итә.

Истәлекле көн 2010 елның 29 ноябрендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган «Россиядәге истәлекле даталар һәм Хәрби дан көннәре турында»гы Федераль законның 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында»гы 320нче Федераль закон белән расланган.

1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Яңа истәлекле дата әлеге вакыйга хакында искәртеп тору, шулай ук әфган сугышыннан әйләнеп кайтмаган 14 мең 400 дән артык совет солдаты һәм офицерын хөрмәтләп искә алу максатыннан гамәлгә куелган.

Шунысын да искәртик: Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көнендә без әфган сугышы ветераннарын гына түгел, ә илебездән читтә 30дан артык хәрби конфликтта катнашкан ватандашларыбызны да искә алабыз. 25 мең россияле хезмәт бурычын үтәгәндә үз гомерләрен бирде.

Бүген әлеге истәлекле дата уңаеннан Россиянең күп кенә шәһәрләрендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хакимият, җәмәгатьчелек һәм яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү учреждениеләре вәкилләре катнашында тантаналы чаралар, митинг һәм акцияләр уза.

татар-информ

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк