Бүген Халыкара урманнар көне

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан халкын урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров Халыкара урманнар көне белән котлады. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Халыкара урманнарны яклау көне 21 март көнне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү.

"Халыкара урманнар көне “яшел байлык”ка карашны үзгәртү өчен җирлек бирсен. Безнең һәркайсыбыз Татарстан урманнарын саклау һәм үрчетү буенча уртак эшкә үзеннән өлеш кертә, урман тармагын үстерергә, киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын сакларга булыша. Татарстанның урман тармагында югары квалификацияле хезмәткәрләр, үз эшенең профессионаллары эшли, алар кулы белән меңнәрчә гектар яшел утыртмалар булдырылды, күпчелек урман биләмәләре ялкыннан, авырулардан һәм корткычлардан саклап калынды. Ләкин урманны саклау урман хезмәткәрләреннән генә түгел, ә Татарстандагы һәркемнән тора", диелгән котлау текстында.

Урман хуҗалыгы министры Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсына ныклы сәламәтлек, бәхет, ныклык, оптимизм һәм иминлек тели. Урманны бергәләшеп саклыйк, дип өнди.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
821
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
790
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1239
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1012
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
786
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1168
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
834
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы