Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак. Бу турыда республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге премияне беренче тапкыр 2015 елда тапшыралар. Премия социаль юнәлештә эшчәнлек алып барган оешмаларга һәм Россия гражданнарына бирелә. Җәмгыятьтә танылу алган эшчәнлеге һәм проектлары, шулай ук гражданнар җәмгыяте өлкәсендәге оригиналь фәнни тикшеренүләре яки Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә шәхси өлеш кертүчеләр шушы бүләккә лаек була. 

Соңгы өч елда әлеге премияне алты күренекле җәмәгать эшлеклесенә һәм тугыз Коммерцияле булмаган җәмгыятькә (НКО) бирделәр. Быел премия алучылар саны артачак. Коммерцияле булмаган биш җәмгыятькә 400 мең сум күләмендәге премия бирәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов тагын өч гражданга чирек миллион күләмендә бүләк тапшырачак. 

Чыганак: Татар-информ

Фото: архив tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
989
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
954
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1402
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1170
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
908
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1325
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
956
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы