Бәхет хисе бирә торган ризыклар
Организмда «бәхет гормоны» җитәрлек күләмдә булсын өчен шушы ризыкларны ашарга кирәк. Яхшы кәеф, күтәренке күңел булсын кеше организмында серотонин дигән матдә җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Аны «бәх...
Яхшы кәеф, күтәренке күңел булсын кеше организмында серотонин дигән матдә җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Аны «бәхет гормоны», «яхшы кәеф гормоны» дип тә атыйлар.
Банан. Аның составында баш мие эшчәнлегенә йогынты ясый торган бик күп матдәләр. Шул исәптән бәхет гормоны — серотонин чыганагы триптофан да бар. Шулай ук бананда В витамины күп. Организмга бу төркемдәге витаминнар җитмәсә кешенең кәефе төшә.
Әфлисун. Цитруслы җимешләрдә С витамины күп була. Ә ул иммунитетны ныгыта, стресслардан саклый. Әфлисун бәхет гормоны эшләп чыгара торган күзәнәкләрне саклый. Цитруслы җимеш исе дә кәефне күтәреп җибәрә, шатлык китерә.
Бакча җиләге. Аны бәхет җиләге дип тә атыйлар. Ул да С витаминына бай. Бу җиләктәге калий һәм фолий кислотасы организмдагы стресс гормоннарын киметә.
Чыганак: интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк