Логотип
Хәбәрләр

Бәхетле гаилә таркалганмы?!

Популяр алып баручы, гимнастка Ләйсән Утяшева һәм шоумен Павел Воля берничә ел бәхетле тормыш итәләр. Аларның 5 яшьлек уллары Роберт һәм 3 яшьлек кызлары София бар. «Йолдызлы» әти-әни балаларының фото...

Популяр алып баручы, гимнастка Ләйсән Утяшева һәм шоумен Павел Воля берничә ел бәхетле тормыш итәләр. Аларның 5 яшьлек уллары Роберт һәм 3 яшьлек кызлары София бар. «Йолдызлы» әти-әни балаларының фотоларын социаль челтәрләргә куймый, ләкин үз фотоларын интернет сафларына бик теләп урнаштыра.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Ләйсән Утяшеваның үзенчәлекле фотосы пәйда булды. Әлеге фотода Ләйсәннең балдагы юк! Бу исә, күп кенә тамашачыларны аптырашта калдырды. Әллә бәхетле гаилә таркалганмы?

 Бактың исә, әлеге фото «Танцы» тапшыруы съемкалары вакытында төшерелгән икән. Фотодан күренгәнчә, алып баручы әлеге образына туры китереп урта бармагына зур йөзек кигән, һәм аның янында балдак Ләйсәннең күлмәгенә туры килмәс иде дип җиңел сулап, тынычланды халык.

Фото – Ләйсән Утяшеваның шәхси аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк