Логотип
Хәбәрләр

«Бүләк иткән чәчәкләрегезне кая куясыз?»

Җырчыларны көн саен диярлек яңа тамашачылар, танышулар, гастрольләр һәм чәчәкләр бәйләме көтеп тора. Тамашачы яраткан җырчысына чәчәкләрен сайлап, бүләк итә. Фотолардан күренгәнчә, бихисап күп була ал...

Җырчыларны көн саен диярлек яңа тамашачылар, танышулар, гастрольләр һәм чәчәкләр бәйләме көтеп тора. Тамашачы яраткан җырчысына чәчәкләрен сайлап, бүләк итә. Фотолардан күренгәнчә, бихисап күп була алар... Үз чиратында тамашачылар да җырчыларга сорау бирәләр икән: «Бүләк иткән чәчәкләрегезне кая куясыз?» дип. Җырчы Ильмира Нәгыймовага да шундый сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр.

«Бик күп сораулар килә...

Гастроль вакытында ...бүләк иткән чәчәкләрегезне кая куясыз дип?

Бүләк итәбез... кайвакыт кибеткә кереп сатучыларга бүләк итәбез, гостиницадагы эшләүчеләргә, дк хезмәткәрләренә...шушы чәчәкләр башта безнең күңелләребезне сөендерә, соңыннан тагын берәр кешене сөендерә. Рәхмәт сезгә!» - дип яза ул. 

@nagimovaa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк