Логотип
Хәбәрләр

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы әгъзасы вафат

Танылган меценат, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы президиумы әгъзасы Эдуард Ганиев вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе...

Танылган меценат, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы президиумы әгъзасы Эдуард Ганиев вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев хәбәр итте.

«Аның ни сәбәпле вафат булуы әлегә билгеле түгел», - диде Рөстәм Ямалеев.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайтында Эдуард Ганиевны 9 февральдә Сарытауда җирләячәкләре хәбәр ителә.

Эдуард Ганиев 1952 елда Иске Кулаткы районында туган. Ульяновскида педагогика институтын тәмамлаган, районда мәктәп директоры булып эшләгән. Озак еллар ул Сарытауда «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры вазифасын башкарды. Фән белән шөгыльләнде, электротехник фәннәр докторы, Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе мактаулы исеменә лаек булды. Шулай ук Эдуард Ганиев Иске Кулаткы районын да җитәкләп, якташларының тормыш шартларын яхшырту, татар милли мәдәни мирасын саклау өчен дә күп көч куйды. Мәсәлән, «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале аның тәкъдиме белән беренче тапкыр Иске Кулаткы җирендә үткәрелде һәм 2018 елда унынчы - юбилей фестиваль дә кабат Иске Кулаткыда узган иде. 

Фото: Расих Фәсхетдинов/ архив

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк