Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә Татарстан режиссеры төшергән фильм күрсәтелә

Сайлап алынган 22 фильм арасында Әмир Сальяновның «Потерянный путь» картинасы бар.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә Татарстан режиссеры төшергән фильм да күрсәтеләчәк. Сайлап алынган 22 фильм арасында Әмир Сальяновның «Потерянный путь» картинасы да бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бөтенроссия Шукшин кинофестивале, башка еллардагы кебек үк, быел да Алтай краенда узачак. Сайлап алу комиссиясе Россия һәм чит илләрдә төшерелгән 150дән артык фильмны караган. Аларның 22се фестивальдә күрсәтеләчәк. Әлеге картиналар арасында Татарстан режиссеры Әмир Сальяновның «Потерянный путь» фильмы да бар.

  • XX Бөтенроссия Шукшин кинофестиваленең кыска метражлы фильмнар конкурс программасы Барнаул (Алексей Смертин спорт-паркы, «Премьера» һәм «FORMULA» кинотеатрлары), Быстрый Исток, Сростки һәм Бийскида узачак.
  • Узган 2017 елда Шукшин кинофестивале программасына режиссерлар Р.Рәшитов һәм И.Дамаскинның - «Неотосланные письма», режиссер Оксана Синчугованың «Блудный сын» фильмнары кертелгән иде.
  • татар-информ
  • Фото: Салават Камалетдинов/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
389
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы