Логотип
Хәбәрләр

“Байгал” фильмы “Киношок” кинофестиваленең махсус призына ия булды.

Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмыАнапада узучы “Киношок” фестивалендә “зур жюриның” “Милли традицияләргә сак караш өчен” махсус дипломына ия булды. Җиңүчеләр бүген фестивальнең ябылу тантанасында билг...

Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмыАнапада узучы “Киношок” фестивалендә “зур жюриның” “Милли традицияләргә сак караш өчен” махсус дипломына ия булды. Җиңүчеләр бүген фестивальнең ябылу тантанасында билгеле булды. Фестивальдә фильмны аның режиссеры Илдар Ягъфәров үзе тәкъдим итте.

  • “Байгал” драматург һәм киносценарист Мансур Гыйләҗев сценариесе буенча 2018 елда төшерелде. Фильм анда Россия актеры Владимир Вдовиченков һәм продюсер Миләүшә Айтуганова төшүе белән игътибарны җәлеп итте.

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең программа директоры, танылган кино белгече Сергей Лаврентьев “Байгал” фильмына югары бәя бирсә дә, фильм Казан кинофестивалендә катнашмады. Билгеле булганча, Казан кинофестивалендә икенче Татарстан фильмы – “Мулла” катнаша.

  • XXVII “Киношок” ачык кинофестивале Анапада 2 – 8 сентябрь көннәрендә үтә. Фестиваль беренче тапкыр 1992 елда оештырыла. Быел фестивальдә Армения, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Украина һәм Россиянең Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, Пермь, Чиләбе, Камчатка, Татарстан кинематографистлары катнашты. Фестиваль кысаларында биш конкурс үтә. Болар – тулы метражлы, кыска метражлы, документаль, телевизион һәм балалар фильмнары. Фестиваль кысаларында 70ләп фильм тәкъдим ителде. Кинофестиваль программалары өчен дүрт төрле жюри билгеләнгән. Тулы метражлы фильмнарны кинорежиссер һәм сценарист Эльёр Ишмухамедов җитәкчелегендәге жюри карады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/08/171193/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк