Логотип
Хәбәрләр

Бахларны талаганнар!

Кичә Илназ Бах белән Гүзәлнең өйләнешкәннәренә 10 ел булган. Алар Казанда концертлар куйдылар да, хәзер Төркиядә ял итәләр. Ләкин аларның ялларында күңелсез вакыйгалар да булган икән, бу хакта «Акчарл...

Кичә Илназ Бах белән Гүзәлнең өйләнешкәннәренә 10 ел булган. Алар Казанда концертлар куйдылар да, хәзер Төркиядә ял итәләр. Ләкин аларның ялларында күңелсез вакыйгалар да булган икән, бу хакта «Акчарлак» газетасының инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Баксаң, аларның туй балдакларын урлаганнар икән. Җырчылар үзләре бу хакта инстаграмнарында бернинди дә комментарий бирмәделәр.

«Акчарлак»ның инстаграм аккаунтында бу хәлгә төрле комментарийлар язганнар.

«Ул балдакны нигә салырга соң бармактан аңламыйм»

«Сәяхәткә йөзек балдакларны киеп бармыйлар. Су коенганда югалуы ихтимал»

«Табыласы булса урланмый инде ул балдаклар. Туй балдагын салмыйлар бугай бит», дип язганнар.

Автор: Г.Шарапова

Фото: guzelbah

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова октябрь башында Казанда гөрләтеп концертлар куйды да, Төркиягә ялга кузгалдылар. Әмма бу юлы сәяхәтләре бигүк матур тәмамланмаган… Туй балдакларын урлаганнар... Табылыр микән, ничек уйлыйсыз? . Гүзәлдән чит илдә әйберләр югалган очракта ниләр эшләргә кирәген журналистыбыз @rumiya__sayfullina сорады. Киңәшләрне яңа саннан укый аласыз. . #акчарлакгазетасы #анонс #яңасанда

Публикация от Акчарлак газетасы (@akcharlak_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк