Логотип
Хәбәрләр

Бала туу шатлыгыннан исереп йөргәндә...

Биектауда яшәүче 3 яшьлек Ильяска әнисен, абыйсын, әтисен һәм дөньяны күрү өчен 800 мең сум акча кирәк. Израилдәге танылган клиникага барып, улларының күзләренә операция ясату өчен Галиевларга нәкъ ш...

Биектауда яшәүче 3 яшьлек Ильяска әнисен, абыйсын, әтисен һәм дөньяны күрү өчен 800 мең сум акча кирәк.

Израилдәге танылган клиникага барып, улларының күзләренә операция ясату өчен Галиевларга нәкъ шуның кадәр сумма җитми. Нәни Ильяска - “блефарофимоз, колобома сосудистой оболочки, радужки” диагнозы куелган.

“Йөклелек чорымда авырып та карамадым”

Ильяс – Ләйсән белән Алмазның икенче баласы. Алдан планлаштырылган, көтеп алынган бала. АбыйсыКәримгә иптәш итеп алып кайтылган сабый ул.

“Йөклелек чорым бик әйбәт узды. Тыныч кына, рәхәт кенә күтәрдем. Икенче бала булгач, әллә ни куркытмый да бит. Рәхәт йөклелегемнең кадерен белеп, балам туасы көннәрне түземсезлек белән көттем. Бер тапкыр да авырып карамадым”, – диде Ләйсән ханым.

Балагыз күрми

Әмма йөклелелеге 32 атналык чакта, УЗИ баланың башы тиешле нормадан зуррак булуын ачыклый.

– Шул вакытта күңелгә шик-шөбһә кереп оялады. Йөкле чакта инфекция кергән өчен (внутриутробная) шундый кимчелек бар дип әйттеләр. Соңыннан тикшерүләр узгач, минем “цитомегаловирус” һәм 1, 2 тип герпес белән авыруым ачыкланды. Ул һәр кешенең организмында бар ди. Нәрсәдер йогынты ясап, үсә башлый икән. Табиблар әлегәчә вирусның ни сәбәпле үсүен белми.

Әмма балам үз вакытында туды һәм башы нормаль формада иде. Тик аның күз кабаклары ачылып бетмәве билгеле булды. Тора-бара кылыйлыгы да сизелде. Бала тудыру йортыннан безне туры ДРКБга җибәрделәр. Бала туу шатлыгыннан исереп йөргәндә, табиблар безгә чын дөреслекне ачты: “Балагыз күрми”. Биш айда тагын тикшеренү үттек. Өметләнеп бардык. Әмма безгә тагын: “Улыгыз күрми һәм гомерен шулай үткәрәчәк. Берни дә эшләп булмый, андый кешеләр дә дөньяда яши”, диделәр, - дип сөйләде әни кеше.

Башкорстан табиблары өмет уятты

Әмма кул кушырып утырырга теләми Галиевлар. Махсус клиника барлыгын ишетеп, белешеп, Башкортстанга юл тота.

– 1 яшь тулгач, Башкорстанның Уфа шәһәренә Бөтенроссия күз һәм пластик хирургия клиникасына бардык. Ниятебез – Ильясның күзен ачтыру, күз кабакларын тарттыру иде. Әмма мондый төр операцияне клиникаИльяска 7 яшь тулгач кына ясый алуын әйтте. Шулай да анда без ярты ел саен дүрт операция кичердек. Соңгы баруда: “Авыр операцияләрне ясадык, инде хәзер әлеге халәтне тотып кына тора алабыз”, диделәр.

Израил табибларына өметебез зурдан...

Язманың тулы варианты ИНТЕРТАТ сайтында. 

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Получатель:ГАЛЕЕВА
ЛЕЙСАН НУРУЛЛОВНА (әнисе)
Банк получателя: Сбербанк России 
БИК:049205603 
Коре. счет: 30101810600000000603 
ИНН: 7707083893 
КПП:165502001 
Номер счета карты: 40817810262001360385 
Номер карты: 42766200 2293 5070 Привязан к номеру: 89033406245 
Счет Сбер. книжки:
42307810862164001279 

Банк получателя: 
Филиал № 6318 Банк ВТБ 
БИК Банка получателя: 043601968 
ИНН Банка получателя: 7702070139 
К/С Банка получателя: 30101810422023601968 
Счет получателя :
40817810533644005417 
Номер карты: 4893 4702 5407 2363 

ПАО "АК БАРС"
БАНК БИК 049205805  ИНН 1653001805  КПП 165601001 Корр.счет30101810000000000805

Расчетный счет 30232810600192250001

Для зачисления на лицевой счет №40817810400195393761  Номер карты: 42443695 1072 3478

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк