Логотип
Хәбәрләр

БАЛАЧАКТАН КАЙТАВАЗ...

Әби роленә Роза Хәйруллинаны уйладым. Ул татар әбисенә охшамаган, ләкин ул да бит татар. Аның белән сөйләшкәч, бабайны эзли башладым. Һәм без аны бик озак эзләдек – Башкортстанга кадәр барып җиттек.

Быел татар дөньясында мөһим вакыйгаларның берсе – кинорежиссёр Байбулат Батулланың «Ядәч! Исемдә!» («Бери да помни») фильмының киң прокатка чыгуы булгандыр, мөгаен. Иң сөенечлесе – әлеге фильм «Короче» фестиваленең тулы метражлы дебют конкурсында төп призга лаек булды. Байбулат белән интервьюны әзерләгәндә, алда шундый күңелле хәбәр көтеләсен тоемладык микән? Хәер, сизенгәнбездер. Язманы укып чыкканнан соң, сез дә шундый фикергә килерсез...

Байбулат, сүзне синең балачактан башларбыз: син нинди мохиттә үстең?

Күптән түгел генә мин иске кассеталарны цифрлаштырдым. Шунда аңладым: хәйран күңелле мохиттә үскәнбез икән без. Элек Ямашевада торганда, безнең күршедә Әлфия апа Авзалова яши иде. Видеотасмаларда күренгәнчә, без еш кына аның белән күрешкәләгәнбез. Иртән мин аның ишеген шакып кунакка йөргән булганмын. Аннары, әти белән әни ачык күңелле кешеләр булгач, өйдә кеше күп була иде: язучылар, артистлар дисеңме... Әйткәнемчә, без Казанда яшәдек. Әни Саба ягыннан. Аның туган авылына еш кайта идек. Абыйның балачагы шул Шекше авылына узса, мин күбрәк Биектау районы Чыршы авылында үстем.

Безнең гаиләдә баланы каядыр кыстап йөртү, иреген кысу күренеше булмады. Шуңа күрә мин үземә ошамаган түгәрәкләрдә озак тормадым. Ул рәсем мәктәбе дисеңме, гитара, гимнастика, йөзү... Безнең сайлау мөмкинлеге булды. Әмма аның каравы, гаиләдә катгыйлык ягыннан бер мөһим нәрсә бар иде – үзара бары тик татар телендә генә сөйләшү. Аның ысулы да ничектер иҗади яктан эшләнелде диимме... Мәсәлән, абый белән русчага күчсәк, әти килеп: «Андрей и Пашка, Нурбәк белән Байбулатны күрмәдегезме?» – дип сорый иде. Алай дигәч, уңайсыз бит инде! Мин уенчыклар белән русча уйный идем, чөнки «Черепашка Ниндзя», «Спайдер-мен» никтер татарча сөйләшә алмый кебек тоелды, гомумән, күзалдына килмәде. Гаиләдә татар теле балачактан яшәде, сакланды. Алай да, әти рус әдәбиятын укырга куша иде, үзе дә китаплар күп укыды.

Кечкенә Байбулат кино белән ничек кызыксына башлады?

Мин кино турында гел уйлый идем. Балалар бакчасыннан кайткач, абый карый торган сериалларда төшү – хыялым иде. Хәер, кино өлкәсенә адымым бала вакытта башланды да – гадәттә кинофильмнарга балалар эзлиләр бит, минем тәҗрибә шул бала рольләре белән башланып китте. Аннары төрле клипларда катнаштым, 2005 елда Фәрит Дәүләтшинең «Зәңгәр күбәләкләр» балалар фильмында төштем. Аннары «Бичаракай»да сукыр малайны уйнадым.

Синең, бигрәк тә авыл абый-апалары, шул ролеңне яхшы хәтерли.

Казанга кайткан саен телевизор кушам – ТНВда көндезме-төнләме әлеге сериалны күрәм. 2008 елда төшерелгән булуына карамастан, һаман күрсәтәләр икән. Чыннан да, авылдагы аудитория ул фильмны белә. Без, фильмга урын эзләп, авыллар буйлап йөргәндә күпчелеге шул «Бичаракай»ны танып ишекләрен ача иде. Яшьләрнең күбесе исә «Фәрхәт белән Фәрхәд»не яхшы хәтерли. Мин үзем дә кино төшерү белән мавыктым: башта уенчыкларны җанландырып төшерсәм, аннары үземне төшерә башладым. Һәм миңа монтажның магиясе кызык иде. Ул бит, чыннан да, тылсым. Үз кулың белән төшергәч бәхет хисен кичерәсең. Менә шулай итеп кинога карата бәйлелек барлыкка килде. Алга таба дусларны төшерә башладым. Видеоязма итеп аларны Интернетка да элә идем. Кызганыч, ул заманда «Тик-ток» булмады. Минемчә, ул булса, мин шунда төшергән булыр идем. Аның каравы, чоры өчен үз-үземә тиктокер идем. 

Кулыңдагы ядәч татуировкасына күзем төште: бу уен синең өчен шул дәрәҗәдә якын һәм кадерле кебек. Дөрес, без әлегә син төшергән фильмны барып күрмәгән. Әмма инде «үзебезнең Байбулат төшергәнгә» тизрәк тамаша кыласы килә.

Ядәч – минем генә түгел, бик күпләрнең балачак уеныдыр. Әлеге уен визуал символ буларак, һәрвакыт минем белән иде. Ядәч килеп чыкса, гап-гади кичке аш та тылсымлы булып китә иде. 2015 елларда минем уенга нигезләнгән фильм төшерү теләге туды. Башта ул яшьләр арасында мөнәсәбәт турында булырга тиеш иде, аннары өлкән яшьтәгеләрнең кризисы (кыенлыклары) турында уйлана башладым. Ягъни, картлык көннәрендә тормыш ямен югалту, яшәүнең кызыгы бетү... Хәер, ул минем буында да бар, мин шәхсән үземдә дә аны сизәм. Без әлеге ике концепцияне катнаштырырга булдык.

Фильмны Bosgor Pictures белән төшердек. Безнең алар белән «Показалось» фильмын «Кинотавр»да күрсәткән бар иде. Ягъни, уртак эшебез күп. Продюсер Иван Яковенко бергә дебют ясарга тәкъдим иткәч, мин гел бу мизгелне суза килдем. Чөнки килде-китте тулы метражлы фильм төшерәсе килмәде. Мин аңа үземнең балачак-үсмер чагыма кагылган җылы тарихны сөйләдем һәм бу аңа кызык кебек тоелды. Иванның безнең мәдәнияткә бер катнашы да юк, ягъни ул чит күзлектән чыгып фикер йөртте. Әмма аңа бу идеянең кызык булуы безнең дөрес юлда икәнлегебезгә исбат кебек тоелды. Димәк, фильм татар булмаган кешегә дә ошаячак. Ядәч уены ул гомумән татарда гына түгел, башка милләт халкында да бар. Берсендә таксист Грузиядә дә шундый уен барлыгын әйтте. Ә болай Төркиядә, Болгариядә барлыгын белә идек.

Геройларны нинди принциптан чыгып сайладыгыз?

Алдан шуны әйтәсе килә – мин тәҗрибә ясап карау яклы булдым. Татар фильмнары дигәндә, әби-бабайны уйнаган билгеле бер шәхесләр күзалдына килеп баса. Без бераз гына шул күзаллаудан китәргә булдык. Мин аларны бик яратам, сүз дә юк! Тик яңача эшләп карыйсы килде. Шуңа күрә мин әби роленә Роза Хәйруллинаны уйладым. Ул татар әбисенә охшамаган, ләкин ул да бит татар. Аның белән сөйләшкәч, бабайны эзли башладым. Һәм без аны бик озак эзләдек – Башкортстанга кадәр барып җиттек.

Син аны ничек күзаллаган идең соң?

Мин тышкы кыяфәтен күзалламасам да, сценарий әти-әнигә карап язылды. Фильм бит барыбер минем шәхесемә бәйле. Принципта бабай ролендә Батулла иде инде. Мин ул рольгә башта мәрхүм Наил абый Дунаевны күрдем. Батулланыкы театрал булыр – табигый булмас дип курыктым. Аннан соң сәламәтлеге дә бабайлар шикелле түгел, хәлсезлеккә бирелгән кебек тоелды. Ләкин әзерлек барышында Роза белән танышканнан соң, ул да яшәреп китте: 7 килограммга ябыкты, яшь егетләр хәле барлыкка килде. Мин никтер башта ук аңа мөрәҗәгать итәргә уйламадым. Аннан соң, үз әтиең белән эш итү куркынычрак. Чөнки төрле хәл булырга мөмкин. Нәтиҗәдә ул иң тәртипле артисларның берсе булды: сүзләрне ятлый, нәрсә әйтсәң шуны эшләде.

Татарда «бу ярамый, теге ярамый»лар күп. Кинодан соң шундый фикер калырлык моментлар юкмы?

Безнең анда берничә момент бар... Әйтик, Розаның никадәр «татар» әбисе икәнлеге, үз-үзен тотышы... Ләкин һәр авылда үзенчәлекле кеше була. Бөтен әби дә мөлаем түгел бит инде?! Без Россия аудиториясен дә кызыксындырырга тиеш. Иван кебек кешеләргә ул барыбер татар әбисе санала. Гәрчә безнең өчен ул алай булмаса да.

Төп рольдәге малай, ягъни Юныс Таһиров ничек сайланды?

Без башта озак кына Юныска тукталмый тордык, чөнки мин татарча сөйләшә торган һәм киногеничный йөзле кеше эзләдем. Бөтен кеше дә кинояраклы. Әмма ул киноның нинди булачагына бәйле. Юныс – таҗик малае, үзе Казанда туып үскән, әти-әнисе Таҗикстаннан. Авыллар буйлап йөргәндә, күпчелек балаларның үзара татарча аралашмавына гаҗәпләндем. Һәм... Юныста тукталдым. Ул да гап-гади малай, татарча аңлый, әмма сөйләшми.

Безнең төп максат булып геройларның ничек бар шулай уйнаулары торды. Гадәттә татар театрларында, телевидениедә еласаң күз яше күренергә тиеш, геройлар матур, камил сөйләшә. Без менә бу матурлыктан качарга тырыштык. Актёрлар уйнап бетермәсә, безгә яхшырак та иде.

Балык бистәсе районының Кече Әшнәк авылына ничек килеп чыктыгыз?

Балык бистәсендә моңа кадәр булганым юк иде. Без Татарстанда гына түгел, Башкортстанга да барып эзләдек. Безгә минем балачактагы авыл кирәк иде. Анда калай, тимер коймалар, пластик тәрәзәләр булмаска тиеш. Хәзер бетеп барган авылларда да коттедж тора. Әшнәктә бу алай сизелмәде, гәрчә анда яңартылган йортлар бар. Авылның урнашу урыны, йортлары һәм таучыклары безгә бер күрүдә ошады. Бирегә килгәч, безгә беренче очраган кеше Резеда булды – ул авылның председателе булып чыкты. Аны очратуыбыз юкка булмагандыр дидек. Нәтиҗәдә шунда тукталдык. Үзгәреш керттек – коймалар алыштырдык.

Байбулат, шулай да, «Ядәч! Исемдә!» Фильмына кеше ни өчен килергә тиеш, синеңчә?

Беренчедән, 14 сентябрь кинотеатрга бару өчен бик уңайлы көн: мәктәптә укулар инде башланган, авылда бәрәңге алынган... Гомумән, минем «Татарларга татар киносы кирәкме?» дигән сорауга җавап эзлисе килә. Әгәр ул аудиториягә ошый, ихтыяҗ тудыра икән, димәк, алга таба да продюсерларның татар фильмына алынуда курку хисе бетә. Бу бит үзенә күрә бер риск. Мәсәлән, мин берәр студиягә «Ядәч! Исемдә!» белән килгән булсам, алар акчаны мәдәният министрлыгы аша эзли башлар иде. Ә продюсер Иван Яковенко үз көче белән акча тапты. Бу аның өчен дә эксперимент. Аннары, фильмда музыка күп – фин татарларыннан алып Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллинага кадәр бар. Бер уйласаң, Рәсәй буйлап безнең яраткан шәхесләребезнең музыкасы яңгырый бит. Күпмедер кеше кызыксынырга мөмкин. Безнең татарда үзебезнең киноларга йөрү культурасын үстерәсе һәм үзебезнең дөрес юлда булуыбызга инанасы килә.

P.S. Әйткәнемчә, Байбулатның әлеге фильмы «Короче» фестиваленең тулы метражлы дебют конкурсында җиңү яулады. Бу бит Батулланың гына түгел, татар халкының да зур җиңүе! Үзебезнең өметле яшьләребез, шәхесләребез белән горурланыр өчен генә «Ядәч! Исемдә!» фильмын карарга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк