Рәфидә Галимҗанова автор яңалыклары
-
Җырлаудан туктаганым юк!
Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» китабында мондый юллар хәтердә калган: «Сәнгатьтә ике әйбер ошамый: беренчесе – үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъвалавы, икенчесе – профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп халтура белән шөгыльләнүе». Өлге итеп куярлык сүзләр! -
«Без һәрвакыт эзләнүдә!»
Минемчә, мине әлеге театрга язмыш баш режиссёр итеп китергән икән, бу юкка түгел һәм мин яңалык та кертергә тиеш. Бу мөмкинлекне мин генә түгел, театр үзе куллана, димәк. Һәм без шуңа күрә эзләнүдә. Билгеле, яңалык кертү үткәннәрне кисеп ташлау дигәнне аңлатмый, моңа кадәр булган тамашачыны саклап калу да – безнең бурычыбыз. -
Ялкын җитми!
Элек бит Казанда махсус гармун фабрикасы бар иде. Тик шул ук вакытта үзешчән осталар сыйфатлырак эшләгән. -
БАЛАЧАКТАН КАЙТАВАЗ...
Әби роленә Роза Хәйруллинаны уйладым. Ул татар әбисенә охшамаган, ләкин ул да бит татар. Аның белән сөйләшкәч, бабайны эзли башладым. Һәм без аны бик озак эзләдек – Башкортстанга кадәр барып җиттек. -
Айгөл Хәернасова: “Бәхет өчен күп кирәкми”
Миңа: “Сезнең тавышыгыз Винера Ганиеваныкына охшаган, сез анда укыдыгызмы?” - диләр. Моннан беркайчан да качып булмый. Чөнки күп нәрсәне укытучыдан аласың. Салават абыйның укучылары да шулай бит. Һәр башкаручының “үземнеке” дигән стиле, тембры булырга тиеш. Алайса, хәзер радиода яңгыраган тавышларны да танырлык түгел. -
Әби буласым килә!
Яшь кенә малай. Мине бик ошаткан булган. Ул мишәр холыклы, чын ир-заты – күп сөйләми, гамәл белән күрсәтә. Ә хатын-кызга шул кирәк тә! Менә шул игътибарын күрә башладым – көннәрдән бер көнне аның зәп-зәңгәр күзенә, уңганлыгына, үзенә гашыйк булдым! Ә бит мин аңа 19 яшь дип белмәдем! Миннән бер-ике яшькә генә кече дип йөрдем. Үземә 26 яшь иде. 7 ел аерма... -
ТЕАТР – ИҢ ЗУР ҖИҢҮЕМ
Шундый парадокс бар – Казан тамашачысы Әлмәт театрын белми. Ә без нинди генә фестивальләргә барсак та, рус тамашачысы безне белеп килә. Бу бәлки тамашачының үзеннән дә торадыр. -
Татарның үз Бароны!
«Син чегән баронына охшагансың», − дип әйтте дә, шуның Барон дигәне ябышып кайтты да. «Чегән»е ник төшеп калды дисәгез, әтинең кушаматы ул. Бер гаиләдә ике чегән була алмый бит инде. Әтигә ул кушамат озын кара чәчле, кара тәнле, зәңгәр күзле һәм куе кызыл, киң якалы күлмәк кияргә яратканга эләккән заманында. -
«Ромео һәм Джульетта»
Октябрь аенда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльне сәхнәгә яшь режиссёр Илсур Казакбаев куйды. -
Бер урында тора алмыйм
Без Ринат белән училищеда таныштык. Ул вакытта мәхәббәт булмады әле ул (көлә). Дуслыктан туган мәхәббәт дисәм дөрес булыр. Ул курайда бик матур уйный иде. Мөршидә – баянда, мин – фортепианода җыелышып уйный башладык. Башкалар белән җырлашып күңел ача идек. Ринат белән ел ярым йөрдек тә өйләнештек. Улыбыз Ришатка 27 яшь. Ул сәнгать юлыннан китмәде, әмма бик шәп артист була алыр иде. Компьютер белән кызыксынды, үзенә ошаган юлны сайлады. -
КҮҢЕЛНЕҢ ДӘ БУЛА КЫЙБЛАСЫ...
«Яшь калу серләрен әйтегез әле» диләр. Аның төп сәбәбе бар ... -
Әрсезләнә белмәдем...
Тормыш булгач нишләтәсең? Бүгенге көндә бик бәхетлемен! Өйгә кайтасы килеп ашкынып кайтам... -
Казан консерваториясендә унберенче тапкыр «өр-яңа музыка» яңгырады
22 декабрьдә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кече залында «өр-яңа музыка» яңгырады. Тамашага килгән сәнгать сөючеләр югары курс студентлары, консерватория аспирантлары тарафыннан тәкъдим ителгән әсәрләрне ишетә алды. -
«Яшьлеккә кайтмас идем»
Идеаль ир дип хыялланып йөрмәдем, принц та көтмәдем, мине хөрмәт иткән кешем - янымда. Иң мөһиме - кешелекле булсын, хөрмәт итсен, яратсын. Тормыш иптәшем шундый. -
Ренат Харис: «Шагыйрь мәхәббәте» – республикага булган ярату хисләрем ул
27 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Резеда Әхиярованың иҗат җимеше – «Шагыйрь мәхәббәте» операсы тәкъдим ителде. Спектакль Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис юбилеена багышланды.