Логотип
Хәбәрләр

Балагызга «нянька» кирәкме? Диләдә алар куп!

Социаль челтәрләрдә без даими рәвештә артистлар тормышында булган хәлләрне күзәтеп торабыз. Артистлар да үз чиратында Инстаграм аккаунтларында тамашачыларын кызыксындырган сорауларга һәрвакыт җавап би...

Социаль челтәрләрдә без даими рәвештә артистлар тормышында булган хәлләрне күзәтеп торабыз. Артистлар да үз чиратында Инстаграм аккаунтларында тамашачыларын кызыксындырган сорауларга һәрвакыт җавап биреп барырга тырыша.

Шулай Дилә Нигъмәтуллина да язылучыларының бер соравына ачыклык кертергә булган. Артистның тамашачыларын үзе гастрольләрдә булганда кызы Сәфинәне кем белән калдыруы кызыксындыра икән. «Нянькалар күп, Аллаһка шөкер», – дип шаяра Дилә үзе. Әнисе гастрольләрдә булганда Сәфинә әтисе белән яисә апасы (тетясы) белән кала икән. Шулай ук бабасына яисә икетуган апаларына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Сәфинәгә барысы да якын, яраткан кешеләр. Кайвакыт, үзе әйтмешли , минем озак аның белән булмаганны сизми дә кала. Димәк аңа ул кешеләр белән бик рәхәт, комфотно», – дип туганнарына һәм якыннарына рәхмәт сүзләрен белдерә җырчы.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @dilyanig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк