Логотип
Хәбәрләр

Балалар агрессиясенең сәбәбе нидә?

Балалар агрессиясенең сәбәбе нидә? Малайларда үзләрен агрессив тоту кызларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә, ди белгечләр. Ирләр бит гомүмән кызураклар. Кайбер галимнәр моны гормоннарга бәйли. И...

Балалар агрессиясенең сәбәбе нидә?

Малайларда үзләрен агрессив тоту кызларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә, ди белгечләр. Ирләр бит гомүмән кызураклар. Кайбер галимнәр моны гормоннарга бәйли. Икенчеләре инде тәрбиягә сылтыйлар, янәсе ата-аналар кыз балаларны «кызлар сугышырга тиеш түгел» дип, ә малайларны «үзеңне дә кыерсыттырма, көчсезләрне дә якла; ирләр еларга тиеш түгел... » дип үстерә.

Үсә барган саен малайларга акыл керә һәм агрессия көчсезләнә, әлбәттә, әмма бәләкәй чактагы сугыш чукмарларының берникадәр өлеше чал чәчләргә кадәр сугышып-ызгышып йөри. Шуңа күрә бу теорияләрнең кайсысы хак булуы билгеле түгел.

Агрессив халәт кайсы очракта психик тайпылышның билгесе булып тора икән? Нинди очракта табиб кирәк?

Әгәр 6 яшьтән зуррак балада түбәндәге җиде пунктның үз-үзен тоту үзенчәлекләренең дүртесе генә күзәтелсә дә, баланы психолог һәм психиатрга күрсәтергә кирәк.

  1. Бала еш кыза.
  2. Олылар белән еш талаша.
  3. Олыларның таләпләренә буйсынудан, җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрне үтәүдән баш тарта.
  4. Кешеләрне махсус рәвештә үрти, ачуландыра.
  5. Гел үзенең хаталарында әйләнә-тирәдәгеләрне гаепли.
  6. Тиз кыза, еш ачулана, усаллаша.
  7. Үчләшә.

Баланың холкын төзәтеп буламы?

Агрессив улыгызга чын ирләрнең тотнаклы, сабыр булуларын аңлатып, исенә төшереп торыгыз. Йодрыкларны төйнәр алдыннан кеше уйларга тиеш.

Аны көрәш секциясенә бирегез. Анда малайның агрессиясе хәрәкәт энергиясенә әвереләчәк, ул үзконтроль күнекмәләрен алачак һәм аңарда үз-үзенә ышаныч уяначак.

Сөйләшергә, аралашырга өйрәтегез. Тикшерүләр күрсәтүе буенча, сөйләм теле начар үсешкән балалар агрессиврак булалар.

Түземлек һәм сабырлык таләп ителә монда. Бала холкын басынкылату – авыр эш, әлбәттә, әмма өметсез түгел.

«Өмет» гәзитеннән.

Фото dou20.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк