Логотип
Хәбәрләр

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә нинди үзгәрешләр көтелә?

“Милли проектлар” форумы кысаларында Россия Хөкүмәте белем бирү өлкәсенә кагылышлы берничә йөкләмә әзерләгән, дип яза“Федеральное агентство новостей” сайты. Балалар бакчалары “гаилә графигы”на күчәр...

“Милли проектлар” форумы кысаларында Россия Хөкүмәте белем бирү өлкәсенә кагылышлы берничә йөкләмә әзерләгән, дип яза“Федеральное агентство новостей” сайты.

Балалар бакчалары “гаилә графигы”на күчәр дип көтелә. Ягъни, эшләүче ата-аналарга балаларын бакчага китерү һәм алып китү уңайлырак булачак. Хәзерге вакытта кайбер бакчаларда җитәкчеләр балаларны кичке алтыдан да соңга калмый алып китәргә куша. Тик бу вакытта барлык ата-аналарның да эш сәгатьләре бетмәгән була. Балалар бакчаларының эш графигы турында халык белән фикер алышу булыр дип көтелә.

Белем бирү программаларында экология һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр өстәләчәк. Шулай ук колледжларда һәм вузларда инжиниринг үзәкләре ачылыр дип фаразлана.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиянең Мәгариф, Сәламәтлек саклау, Авыл хуҗалыгы министрлыкларына мәктәпкәчә балаларны һәм мәктәп укучыларын балансланган һәм сыйфатлы туклану белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Ведомстволар 1 июльгә кадәр нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә тиеш.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк