"Балалар, оныклар кирәк"
Ришат Фазлыйәхмәтов тормышында барган үзгәрешләрне һәркем игътибар белән күзәтәдер. Тәтишкасы барлыкка килү белән Ришат бөтенләй башка кешегә әйләнде кебек. Бүген дә, Гашыйклар көнендә, Ришат Эльмирага иң ихлас хисләрен җиткергән. «Мин Сиңа гашыйк! Һәр күзәнәгем, һәр сулышым белән. Тормышымда Син барлыкка килгәннән бирле һәр көнне елмаясы, яшисе, яшьнисе килә! Сынауларда сынмаганым өчен Раббым миңа Сине бүләк итте кебек. Гомер көзләремне синең белән үзебезнең нәни йортыбызда балалар һәм оныклар арасында каршы аласым килә. Беләм, бәхет тынычлыкны ярата диярсез, ләкин мәхәббәт турында сөйләми мөмкин түгел. Күпме әсәрләр, җырлар язылган шушы хис турында... Арагызда миндәй тиле гашыйклар шактый бит индеее...» – дигән Ришат.
Фото социаль челтәрдән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте