Балалар язучысы вафат
Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, балалар язучысы, озак еллар "Татарстан" радиосында эшләгән мәшһүр журналист, баш мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман вафат булган. Бу хәбәрне "Татар-информ"га ТР Язучыла...
Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, балалар язучысы, озак еллар "Татарстан" радиосында эшләгән мәшһүр журналист, баш мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман вафат булган. Бу хәбәрне "Татар-информ"га ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җиткерде.
Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә 10 сәгатьтә Казанның Чехов урамы 53 йорт адресы буенча узачак, диде ул.
Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Сугышлы авылында туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә белем ала. 1971 елдан бирле Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли.
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында басыла. 70-е еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман балалар өчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» шигырь китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара, 1981 елда цикл ноталы басма Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк