Логотип
Хәбәрләр

Балалар өйдә булмаганда романтик эшләргә дә вакыт табыла

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың ике баласы бар. Яңа ел бәйрәмнәрендә алар ире белән икесе генә калу бәхетенә ирешкәннәр, балалар күрәсең, әбиләренә кунакка киткәндер.

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың ике баласы бар. Яңа ел бәйрәмнәрендә алар ире белән икесе генә калу бәхетенә ирешкәннәр, балалар күрәсең, әбиләренә кунакка киткәндер. Зәмирә өйдә булган тынлыкка аптырап, үзенең инстаграмында язылучларыннан ни белән шөгыльләнергә икән дип киңән сораган, берәр кызыклы фильм тәкъдим итегез әле дигән. Ә аның язылучлары балалар өйдә булмаганда башка романтик эшләр белән шөгыльләнегез дип язганнар.

Зәмирә ире белән икесе генә калганда кино карарга яраталар икән. Беркем дә пультны алмый, мультфильм кушарга сорамый, ди ул. Алар ире белән рәхәтләнеп кочаклашып телевизор каршында утыралар, ләкин фильм төгәлләнгәч, әни кеше балаларын юксына, хәтта йоклап китә алмый икән. Бу юлы башкачарак булган, алар фильм да карамаганнар, ә күршеләре Филүс Каһиров гаиләсе белән кич утырганнар.

Менә шундый хәлләр, ә сезнең яллар ничек үтә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк