Балаларга җәйге чорда тимер юл билетларына 50 процентлы ташлама булачак

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиядә эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар биреләчәк. “Россия тимер юллары” холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге маршрутларга билетларны 50 процентлы ташлама белән тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге матбугат хезмәте. Бу ташламалар купедагы урыннарга һәм тизлекле, югары тизлекле поездларга кагылмый.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Россия тимер юллары”ның бүлекчәсе булган “Федераль пассажир компаниясе” АҖ 10-17 яшьлек пассажирларга купелы вагоннарга 50 процентлы ташламаларны 25 майдан 1 июньгә һәм 25 августтан 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим итә.
5-10 яшьлек балаларга исә ел әйләнәсендә 65 процентлы ташламалар каралган. Ә 5 яшькәчә балалар бушлай йөри.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте