Балалы өйдә бур ятмас диләрме әле

Ике бала сөйләшә бүген. Балалар мәйданчыгында инде. 4-5 яшьлек, пыр туздырып уйнаучы ике малай. Өс-башлары пычранып беткән, борын асты юеш, күзләр - ут яна, кәеф иң югары ноктасында. Беренчесе икенчесенә бераз мактана төшеп әнисе турында сөйләргә керешә(әниләр ераграк эскәмиядә утыра дип аңладым): "Минем әнием иң матуры: аның күзләре зәңгәр, тешләре ап-ак, чәчләре озын, елкылдап тора... Мин аны бик-бик яратам". Икенчесе дә иптәшеннән калышмый: " Мин дә әниемне бик-бик яратам. Ул минем иң усалы - әрләсә, шундый итеп әрли ки, этебез генә түгел, без дә әтием белән йокы бүлмәсенә кереп качабыз..." Мин ни көләргә, ни еларга белми басып торам. Балалы өйдә бур ятмас диләрме әле - менә, алдап кара син баланы! Ул сине бик-бик яратса да, дөресен сөйләп бирәчәк. Ә сез соң, мәйтәм, нинди матур әниләр рәтенә керәсез?
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
27 июль 2022 - 14:46
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте