Логотип
Хәбәрләр

Бари Алибасов Гүзәл Уразовага сәхнәне яулау серләрен сөйләгән

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле илчелегендә Бари Алибасов Гүзәл Уразова һәм аның ире Илдар Хәкимов белән очрашкан. Очрашуны тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин оештырган.  Вәкиллеккә Бари Ал...

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле илчелегендә Бари Алибасов Гүзәл Уразова һәм аның ире Илдар Хәкимов белән очрашкан. Очрашуны тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин оештырган. 

Вәкиллеккә Бари Алибасовның хатыны - актриса Лидия Николаевна Федосеева-Шукшина да килгән. 
 
23 гыйнварда Гүзәл Уразова Мәскәүдә концерт куя. Бари Алибасов җырчыга профессиональ киңәшләр биргән, хәзерге шоу-бизнес кризис кичергәндә ничек уңышлы булып калырга икәнен өйрәткән. 
 
Барис Алибасов артистны танытучы төп көч интернет икәнен сөйләгән. "Тыңлаучының игътибарын җәлеп итәр өчен гадәти булмаган контент - музыка яки видео кирәк. Гадәти булган рамкалардан чыгарга, аудиторияңне киңәйтергә кирәк", - дигән ул.
 

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк