Бармак уеннары

Бу бармак – бабай,
Бу бармак – әби,
Бу бармак – әти,
Бу бармак – әни,
Бу бармак – бәби,
Аның исеме – чәнти.
***
– Бармак, бармак,
Кайда булдың?
– Бу абый белән
Урманга бардым.
Бу абый белән
Кырда йөгердем.
Бу абый белән
Ботка ашадым.
Бу энем белән
Җыр җырладым.
Олыга – утын ярырга,
Ә сиңа – чыгып алырга,
Уртага – мичкә ягарга,
Ә сиңа – казан асарга,
Чәнтигә – җырлый башларга,
Дусларның күңелен ачарга.
Йодрыклар
Йодрыкны без ачабыз,
Ә аннары ябабыз.
Ачабыз, ябабыз,
Ябабыз да ачабыз.
Ачып-ябып уйнап туйгач,
Чәбәк-чәбәк уйныйбыз.
***
Карга килде – казан асты,
Торна килде – тоз салды,
Саескан килде – салма салды
Күгәрчен килде – куп ашады,
Аккош килде – туймый калды,
Кетер-кетер, казан төбен кимерер.
***
Без кәбестә турыйбыз,
Кишерен дә уабыз,
Тозларны да сибәбез,
Кәбестәне кысабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
27 июль 2022 - 14:46
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте