Логотип
Хәбәрләр

«Барысы да әкияттәге кебек килеп чыкты...»

Дилә Нигъмәтуллина алдагы постларның берсендә туй көне мизгелләре белән уртаклашкан иде. Әлбәттә, әлеге язма укучыларында кызыксы

Дилә Нигъмәтуллина алдагы постларның берсендә туй көне мизгелләре белән уртаклашкан иде. Әлбәттә, әлеге язма укучыларында кызыксыну уята. 

«Барысы да әкияттәге кебек килеп чыкты. Һава торышы да заказ буенча кебек иде. Елга буенда урнашкан искиткеч матур бинада, янәшәдә бары тик иң якын кешеләр. Классик музыка, фуршет, ә кич дуслар белән лайт вечеринка... Әмма туйның иң кызып киткән вакытында күлмәгемә бер бокал кып-кызыл сок түктем. Шундый күңелем төште, хәтта елап җибәрдем...» – дип язган Дилә.
 
Баксаң, бу төш кенә булган икән. Шул мизгелдә җырчы тирләп-пешеп уянган.

«Менә уйлап ятам: әллә чынлап та шушы мизгелләрне тормышка ашырыргамы икән? Моның турында бер дә уйлаган юк иде... Ничектер болай да бик уңайлы миңа. Мөнәсәбәтләрнең сыйфаты аларның законлымы,юкмы, икәненнән тормый икән, гаиләдә 100% ышаныч булса! Иң мөхиме никах бит!» – дип янә өстәп куя ул.

Ә сез ничек уйлыйсыз: никахмы, әллә инде загска барып язылу мөһимме? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк