Логотип
Хәбәрләр

Башкорт драма театры «Мин – Марат» спектакле белән тамашачыны совет чорына кайтарган

29 декабрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры Кече сәхнәсендә булган «Мин – Марат» спектакле премьерасы тамашачыны совет замананыа кайтарган. Бу хакта “Башинформ”хәбәр итә. Драма нигезенә Ура...

29 декабрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры Кече сәхнәсендә булган «Мин – Марат» спектакле премьерасы тамашачыны совет замананыа кайтарган. Бу хакта “Башинформ”хәбәр итә.

Драма нигезенә Урал Галиевның «Тәмамланмаган повесть» һәм «Кирегә юл юк» әсәрләре салынган. Спектакльнең режиссеры, инсценировка һәм башкорт теленә тәрҗемә авторы — Айрат Абушахманов.

Театрның пиар-менеджеры Шәүрә Габбасова әйтүенчә, әсәр тамашачыларны 1980нче елларга кайтара. Телевизорда — Брежнев, илдә торгынлык, «гаилә – җәмгыять күзәнәге». Бар да контрольдә кебек, әмма… Гадәти боҗрага бервакыт мәхәббәт килеп керә! Бар да үзгәрә. Спектакль өчен Уфа халкыннан игълан аша совет чоры реквизитларын җыялар. Кешеләр шул чор җиһазын — телевизор, магнитофон, кер юу машиналары, бәллүр китерәләр.

Башкортстан халык шагыйре Кадим Аралбай спектакль өчен үзенең «Ятрань» басу машинкасын, портфель һәм язу кирәк-яракларын биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк