Логотип
Хәбәрләр

Башкорт халык җырларын иң оста башкаручы билгеле булды

Башкортстанда Абдулла Солтанов бүләгенә башкорт халык җырларын башкаручылар бәйгесе узды.    С.Низаметдинов исемендәге Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятендә Абдулла Солтанов бүләгенә башкорт халы...

Башкортстанда Абдулла Солтанов бүләгенә башкорт халык җырларын башкаручылар бәйгесе узды.

 С.Низаметдинов исемендәге Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятендә Абдулла Солтанов бүләгенә башкорт халык җырларын башкаручылар бәйгесе узды. Профессиональ җырчылар арасында Рафис Ишбаев конкурста төп бүләк - Гран-прига ия булды. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Конкурс күрми торган җырчы, сузынкы халык җырларын башкаручы, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев республика премиясе лауреаты, Салават Юлаев исемендәге орден кавалеры Абдулла Солтановның 90 яшьлегенә багышланды.

«Жюри бертавыштан төп бүләкне Рафис Ишбаевка бирү карарын кабул итте. Ул «Урал» һәм «Уйыл» халык җырларын зур осталык белән башкарды», - диде жюри әгъзасы, Учалы филармониясе солисты Илдар Жамалов. Рафис Ишбаевка Диплом һәм акчалата премия тапшырылды.

Бәйге программасына «Урал», «Сибай», «Һандуғас», «Ҡаһым түрә», «Азамат», «Бейеш» кебек мәҗбүри җырлар һәм башка башкорт халык җырлары кертелгән иде.

татар-информ

Фото: bashinform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк