Логотип
Хәбәрләр

Башкортстанда алтын ятмасы тапканнар

Хәзер рәсми органнар алтын чыгаруга лицензия алырга планлаштыра. (Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Геологлар Башкортстанның Хәйбулла районында “алтын” участокка тап булганнар. 28 кв метр мәйданлы...

Хәзер рәсми органнар алтын чыгаруга лицензия алырга планлаштыра.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Геологлар Башкортстанның Хәйбулла районында “алтын” участокка тап булганнар. 28 кв метр мәйданлы участокта өйрәнү эшләре алып барылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

“346-510 м тирәнлектә скважиналар борауланган, аналитик һәм геофизик эшләр алып барылды”, - дип хәбәр ителә “Росгеология”нең рәсми сайтында.

Хәзер рәсми органнар алтын чыгаруга лицензия алырга, шахта уярга планлаштыра. Холдингта производствоның рентабельлеге 16,3 процент тәшкил итәчәк, дип өметләнәләр.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк