Логотип
Хәбәрләр

Башкортстанда башкорт һәм рус теле укытучылары 100 мең сум акчалата бүләк алырга мөмкин

Башкортстан мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хажин башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I республика съездында иң яхшы башкорт һәм рус теле укытучыларына республика Хөкүмәтенең акчал...

Башкортстан мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хажин башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I республика съездында иң яхшы башкорт һәм рус теле укытучыларына республика Хөкүмәтенең акчалата бүләген 100 мең сумга кадәр күтәрергә кирәклеген әйткән. Бу хакта «Башинформ»агентлыгы хәбәр итә.

«Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы» төбәкара бәйгесендә җиңүчеләргә республика Башлыгы премиясе күләмен – 100 мең, финалга үтүчеләргә 50 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итәм. Киләсе елда конкурс 25нче тапкыр үтәчәк. Бүген туган тел укытучыларының квалификациясен күтәрү, аларны сыйфат ягыннан әзерләү эшен яхшыртырга кирәк», - дигән министр вазифаларын башкаручы.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк