Башкортстаннан узган циклон хуҗалыкларга шактый зыян салган
Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударга...
Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән
Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударган, хастаханә түбәсен каерган, берничә торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
6 муниципаль райондагы 16 торак пунктта 37 йортта электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсендә. Аларның барысында да 1,5-2 сәгать эчендә ут белән тәэмин итү яңадан торгызылган.
Көчле җил шулай ук Дәүләкән шәһәре Үзәк район хастаханәсенең түбәсенә зыян китергән, Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә - реклама баннерларын, Уфада һәм Благовещенск районында агачларны аударган.
Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк