Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукова вафат

Аккучукова Роза Сабирҗан кызы 1950 елның 12 февралендә Башкортстанның Белорет районы Абзак авылында туган.

1973 елдан бирле эстрада артисты булып эшләде, башкорт халык җырларын оста башкаручы буларак дан алды.

1999 елдан Башкорт дәүләт филармониясенең баш администраторы булып эшләде.

Ул үзенчәлекле, лирик һәм тирәнлеге белән аерылып торган тавышка ия иде. Репертуарында «Зөлхиҗә», «Сыбай-кашка», «Төрәкәй», «Сары да чәч» һәм башка башкорт халык җырлары, Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, А. Т. Кәримов, Р. В. Сәлманов һәм башка авторларның җырлары һәм романслары булды.

Ул башкарган «Алтын балдак», «Син утырткан муел» «Ак шомырт», «Акчарлак» һәм башка җырлар ил буенча сөю казанды. Роза Аккучукованы элекке СССРның күп төбәкләрендә халык көтеп ала иде.

Роза Сабирҗан кызы 70 яшендә коронавирустан вафат булды.

Сөекле җырчыбызның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: Кызыл таң

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
844
2
0
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 10 февраль 2021 - 05:46
    Без имени
    Җомахта урыны булсын.Авыр туфрагы җиңел булсын.Бу авыру ,бик күп кешеләрне алып китеп тора.Ходай сакласын.
  • 8 февраль 2021 - 14:41
    Без имени
    Эллэ бу чир бу елны гел яраткан артистларыбызны алып китэргэ булды индее😢😢😢купмесен югалттык.авыр кайгыларын уртаклашабыз якыннарынын.тыныч йокласын инде.урыннарын ожмах турлэрендэ булсын Роза ханым.
Илсөя Бәдретдиновага: «Бәби алып кайт инде...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы