Логотип
Хәбәрләр

Башкортстанның Милли яшьләр театры Казанга гастрольләр белән килә

Башкортстан Республикасының 100 еллыгы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында Башкортстан Милли яшьләр театрының Казанга гастрольләре башлана. 16 сентя...

Башкортстан Республикасының 100 еллыгы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында Башкортстан Милли яшьләр театрының Казанга гастрольләре башлана.

16 сентябрьдә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының гастрольләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Башкорт туе» спектакле белән башлана. Автор - башкорт драматургиясенә нигез салучы М.Бурангулов. Романтик драма милли традицияләр һәм туй йолалары турында искә төшерәчәк.

17-19 сентябрьдә гастрольләр Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә дәвам итәчәк. Театр биш спектакль - өчесе балалар өчен һәм ике кичке спектакль тәкъдим итәчәк. 17 сентябрьдә 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә Яшь тамашачы театры тамашачыларына Мостай Кәримнең «Әтәч тегермәне» пьесасы буенча куелган «Тылсымлы тегермән» әкияте тәкъдим ителәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк.

17 сентябрь 18.30 сәгатьтә Мөдәрис Багаевның «Акча булса бер букча …» музыкаль комедиясе куелачак. Спектакль башкорт телендә бер антракт белән барачак. Яшь категориясе: 12+.

18 сентябрьдә 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә бөтен гаилә өчен Ульрих Хубаның «У ковчега в восемь» спектакле тәкъдим ителәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк. 18 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Мостай Кәрим повестьлары буенча «Безнең өйнең яме» спектакле тәкъдим ителә. Башкорт телендәге спектакль 2 сәгать 15 минут барачак. Яшь категориясе: 6+.

19 сентябрьдә Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының Казан гастрольләре Джанни Родариның «Чиполино» спектакле белән тәмамлана. Спектакль 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә башлана. Яшь буенча чикләүләр юк.

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк