Логотип
Хәбәрләр

"Базарда сатып йөрдем"

"Базарда сатып йөрдем"

Азат Фазлыев авылда яшәгән вакытта ничек итеп акча эшләргә өйрәнгәне турында сөйләде. Нәселдә эшкуарлар булмагач, мин дә бу эшне башкара алмам кебек тоелган иде дип уртаклаша Азат. Баксаң, мәктәптә укыганда безнең Казан базарына килеп бәрәңге сатуыбыз үзе үк бизнеска юл булган икән. “Кайчандыр мин Мавлютовадагы базарда бәрәңге саттым. Авылдан уңышны җыеп алгач, артыгын шәһәргә алып китә идем. Әле бер түгел, хәтта ике бакча бәрәңге утырттык. Ит сатып акча эшләр өчен күпләп мал асрый идек. Әни шәл бәйләп сата иде. Миңа калса, авылда бер генә зарплатага яшәүче кеше юк. Төшенсәң, бу бит инде бизнес! Без, авыл кешеләре - барыбыз да бизнесменнар. Һәм эшкуарлык - ул безнең каныбызда”, - дип җөпләгән Азат. Чынлап та, авыл балалары эшләп үскән халык инде ул. Хәзер дә болай сату белән йөрүче авыл кешеләре бармы икән ул? Очратканыгыз бармы?

Фото социаль челтәрләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк