БДИ алдыннан психолог киңәшләре

Чебешләрне көзен саныйлар дигән мәкаль чыгарылыш сыйныф укучыларына туры килми. Алар чебешләрне язын саный. Мәктәпләрдә урак өсте якынлаша – алда чыгарылыш имтиханнары, БДИ.

Имтиханнарга ничек дөрес әзерләнергә, стрессны ничек кичерергә? Әти-әниләргә баланың бу җаваплы чорында үзләрен ничек тотарга? Бу сорауларга Казан медицина академиясе доценты, медицина фәннәре кандидаты, психотерапевт Марина Белоусова җавап бирде.

Төп киңәшләр:

1.БДИны бала мәктәптән котылу чарасы, ниндидер баллар эшләү чарасы дип түгел, ә киләчәк тормышына ачкыч итеп кабул итәргә бурычлы.

2. Җайдаклар чабышкы атны финишка җиткәндә генә куалый башлый. БДИга карата максатчыл мөнәсәбәт булырга тиеш.

3. Балалар өчен ышаныч тудыру үтә дә мөһим. БДИга әзерләнү – гаиләне берләштерә торган вакыт та.

4.БДИ әле ул травма түгел, дөрес, бу җитди сынау. Бу – шуның берсе генә. Бу сынау безне көчлерәк тә, акыллырак та итә.

5. Психоневрологиядә организм үзенә кыен икәнне психологик симптомнар белән түгел, ә тән сиптомнары белән күрсәтә. Әти-әниләр шуңа игътибарлы булырга тиеш.

6. Имтиханга әзерләнгәндә эшкәртү өчен көч сарыф ителми торган ризыклар белән тукланырга кирәк.

7.Баланың үз-үзенә кул салу уе – ярдәм сорап кычкыру сигналы.

8. Бала үзе карар кабул итәргә, үзе ялгышырга, проблемаларны үзе чишәргә өйрәнергә тиеш.

9. Балага үзе сайлаган фәннән имтихан бирергә ирек бирегез.

10. Инде имтиханнар узган, ә укучы һаман тынычлана алмый: йокысы качкан, аппетиты юк, төнлә имтихан бирүен күреп уяна икән, психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.Дәвамын укыгыз...

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Илнар Төхбәтов

интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
256
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы