Логотип
Хәбәрләр

БДИда 100 балл һәм иң популяр предметлар нинди булган

Быел иң популяр предметлар җәмгыять белеме һәм физика булган. (Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшыручылар саны чама белән узган елгы дәрәҗәдә булган. Б...

Быел иң популяр предметлар җәмгыять белеме һәм физика булган.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшыручылар саны чама белән узган елгы дәрәҗәдә булган. БДИда 6 меңләп чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл җыйган. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итә.

Бердәм дәүләт имтиханнарын төп вакытта, 28 майдан 2 июльгә кадәр, 670 меңнән артык кеше тапшырган. Шул исәптән, 645 мең бала быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Россия буенча имтиханга килү 92 процентны, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында 99 процентны тәшкил иткән.

Бердәм дәүләт имтиханнарының төп вакыты эшче режимда, бернинди өзеклексез узган. Беренчел мәгълүматлар буенча, имтихан нәтиҗәләре узган елгы дәрәҗәдә булган. Шулай итеп, имтиханда катнашкан 478 кеше мобиль телефон кулланганга, 463е – шпаргалкалар өчен имтиханнан чыгарылган.

Имтихан кампаниясе вакытында контроль материалларны читкә чыгару теркәлмәгән.

Быел иң популяр предметлар җәмгыять белеме һәм физика булган. Моннан тыш, биология, тарих, химия белән кызыксынганнар.

Фото: pixabay.com

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк